Татарстанда ФНС торакны арендага бирү контролен көчәйтә
Татарстанда салым органнары торакны арендага бирү базарын контрольгә алуны көчәйтә.
Базар катнашучылары бәяләвенчә, торакны рәсми булмаган рәвештә арендага бирү аркасында республика бюджеты ел саен якынча 300 миллион сум керем югалта.
2024 ел мәгълүматлары буенча, арендадан керемнәр турында декларацияне республиканың 7,5 мең кешесе тапшырган. Нәтиҗәдә, бюджетка 168,4 миллион сум салым кергән. Тагын 9,7 мең кеше үзэшле зат (самозанятый) статусында эшли, ә якынча 5 мең кеше индивидуаль эшмәкәр булып теркәлгән һәм шулай ук торакны арендага бирүдән керем ала.
Шул ук вакытта базарның масштабы шактый зуррак. Казанда гына да популяр мәйданчыкларда фатирларны арендага бирү турында 20 меңнән артык игълан урнаштырылган, бу «күләгә» секторы өлешенең зур булуын күрсәтә.
Декларацияләнмәгән керемнәрне ачыклау өчен салым органнары хәзерге заман цифрлы инструментларны кулланалар. Махсус алгоритмнар игълан сервисларыннан мәгълүматларны анализлыйлар, аларны Бердәм дәүләт күчемсезлек реестрындагы мәгълүматлар белән чагыштыралар һәм объектларның хуҗаларын ачыклыйлар.
inkazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев