Татарстанда физика һәм химия укытучыларына 345 мең сумга кадәр премияләр биреләчәк
Татарстан Кабинеты министрлары республикада физика һәм химия укытучылары өчен акчалата премияләр раслаучы карар чыгарды.
Аларны дәүләт һәм муниципаль мәктәп укытучылары, шулай ук мәктәпләрдә эшләүче югары уку йортлары укытучылары алачак. Лауреатларны сайлау Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.
Барлыгы өч номинация каралган. Беренчесендә – «Физика-химия профиле укытучысы» – премия 345 мең сум тәшкил итәчәк. Аны югары яки беренче категорияле, биш елдан артык стажы булган, укучылары имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәткән педагоглар алачак.
Икенче номинация лауреаты – «Физика-химия профиле яшь укытучысы» (биш елга кадәр стаж) – 288 мең сум алачак.
Өченче номинациядә мәктәптә эшләүче югары уку йортлары укытучылары 230 мең сумга ия була ала. Барлыгы елга 220 педагогка кадәр бүләкләү планлаштырыла. Өстенлек, әлбәттә, регалияләре генә түгел, ә укучылары мәктәп олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга бирелә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев