Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеле

22 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае башлана.

Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителгән. Алар хакында бүген Татарстанда Рамазан аен уздыру тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәраков хәбәр иткән.

Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2023 елның 23 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2023 елның 22 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.

Быел ураза 29 көн тотыла һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Ураза бәйрәме быел 2023 елның 21 апреленә туры килә.

Чыганак: ТНВ
Фото: ТНВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев