Татарстанда ел саен 10га якын бала вейп тартудан агулана
Татарстанда ел саен 10га якын бала вейп тартканнан соң агуланып табибларга эләгә.
Фото: Чулпан Гисматуллина, «ЯҮ»
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник наркология диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий сөйләде.
«Без вейптан агуланган балаларга ДРКБда (Республика балалар клиник хастаханәсе) консультация оештырабыз. Мондый очраклар ел саен унга кадәр була. Шулай ук тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар белән агулану очраклары да бар», – дип билгеләде ул.
Криницкий аңлатуынча, вейп кушылмасы белән агулану котининга анализ ярдәмендә ачыклана. Котинин – никотинның таркалу продукты.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев