Татарстанда демографияне күтәрүгә 352 млрд сум юнәлдереләчәк
Яшәеш

Татарстанда демографияне күтәрүгә 352 млрд сум юнәлдереләчәк

Татарстан Хөкүмәте 2023–2030 елларга балалар туу санын арттыру буенча Региональ программага үзгәрешләр проекты әзерләде. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Проектның төп максатлары – 2030 елга  балалар туу санын 34,44 мең сабыйга җиткерү, абортларны киметү һәм балалар сәламәтлеген яхшырту.

Татарстанстат экспертлары тикшеренүләре буенча 2024 елда 35 226 бала туган, 2023 елда – 36 398 бала. 2030 елга беренче балалар туу санын 14 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла.

Шулай ук планнарда:

  • пренаталь тикшеренүгә (диагностикага) киткән чыгымнарны киметү (2030 елга 24% кадәр);
  • ЭКО өчен (ОМС кысаларында) һәм киләчәк әниләрне санаторийларда сәламәтләндерүгә чыгымнарны арттыру (2026–2030 елларда 68% ка).
  • 3 яшькә кадәрге сабыйларны балалар өчен сөт катнашмасы (смесь) белән тәэмин итүне финанслау – өчтән бер өлешкә арта. Мәктәп укучыларының андрологлар һәм гинекологлар тарафыннан тикшерү чыгымнары да шул ук күләмдә артачак.

КП Казань


Нет комментариев