Татарстанда быел алимент буенча 1,7 млрд сум бурыч түләттерелгән
Яшәеш

Татарстанда быел алимент буенча 1,7 млрд сум бурыч түләттерелгән

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставының беренче урынбасары, эчке хезмәт капитаны Альберт Ибәтуллин сөйләде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

«Быел отчет чорында алимент буенча 1,7 млрд сум бурыч түләттерелде. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында 1,4 млрд сум взысканияларга ирешелгән иде», – дип белдерде Альберт Ибәтуллин.

Гомумән, узган елда суд приставлары алимент буенча 4 млрд сум бурыч түләттергән.

Татар-информ


Нет комментариев