Татарстанда буран, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Яшәеш

Татарстанда буран, юеш кар һәм бозлавык көтелә

Бүген, 27 гыйнвар көнне, Татарстанда уртача салкын, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы сакланачак.

Көньяк-көнбатыштан көчле җил булачак дип фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.

Төбәк буенча һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -5-10 градус тәшкил итә (Казанда -5-7 градус). Көндез һава -3, -8 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев