Татарстан хакимияте ракета һәм пилотсыз очкычлар һөҗүменнән һәлак булганнарның туганнарына һәм зыян күрүчеләргә бер тапкыр түләнә торган ярдәм кертергә планлаштыра. Республика Кабминының тиешле карары проекты антикоррупцион экспертиза уза.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Түләү күләме һәлак булган һәр кеше өчен 2 миллион сумны тәшкил итәчәк. Документка ярашлы, «гаиләнең һәр әгъзасына тигез өлешләрдә».
Авыр яки уртача дәрәҗәдә сәламәтлеккә зыян килгән кешегә 600 мең сум күләмендә түләү каралган. Җиңел зыян килгәндә – 300 мең сум.
Беренче кирәк-ярак милкен өлешчә югалткан гражданнар 78 375 сум күләмендә түләүгә өмет итә алачак. Ә аны тулысынча югалтканнар – 156 750 сумга.
Вечерняя Казань
Нет комментариев