Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде

Бу хакта РСЧС хәбәр итә.

«Игътибар! Заинск, Яр Чаллы шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы. Куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк», – диелә хәбәрдә.

Моннан алда, 12 июньдә, Татарстанның дүрт шәһәрендә: Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмәдә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде. Моннан тыш, республикада очкычсыз куркыныч режимы гамәлдә.

Татарстан аэропортларында самолетларны кабул итү һәм очыруга вакытлыча чикләүләр кертелгән.

Искәртеп узабыз, Россия ГТУ МЧСның Татарстан буенча башлыгы Ирек Кадамов инде татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, БПЛА һөҗүме куркынычы янаганда нишләргә икәнен сөйләгән иде.

«Әгәр Татарстан территориясендә очкычсыз аппаратлар табылса, "БПЛА һөҗүме куркынычы" режимы кертелә. Халык урамнардагы ачык участкалардан китәргә, җир асты күчүләренә, паркингларга яки якындагы биналарга керергә, тәрәзәләргә якын килмәскә тиеш. Бинада – тәрәзәсез бүлмәгә күчегез. Шулай ук балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итегез», – дип өндәде Кадамов Татарстан халкын.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев