Битлекләрне мәҗбүри киеп йөрү туктатылачак - ул рекомендация характерында гына булачак.
Иртәнге киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов, Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшырту турындагы мәгълүматларына сылтама ясап, хөкүмәткә Татарстан территориясендә битлек режимны гамәлдән чыгару турында тиешле документ кабул итәргә кушты. Документ якын арада әзерләнәчәк һәм имзаланачак.
Нет комментариев