Татарстанда бүген 38 яңа COVID-19 очракы расланды, барысы да контактлы.
17 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп йоктыручылар 30-50 һәм 60-70 яшьлекләр.
Географиягә килгәндә, Казан лидер – 12 кеше, аннары инде, әлбәттә, Яр-Чаллы – 7 авыру. Йоктыручылар саны буенча өченче урында Лаеш – 4 очрак, Яшел Үзән белән Бүбән Кама 2шәр кеше белән 4нче урында, калган районнарның һәммәсендә 1әр кеше коронавирус белән зарарланган.
Барлыгы 20 июньгә (үсеш буенча) Татарстанда 4152 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 3027 кеше савыккан, шул исәптән, узган тәүлектә - 58 кеше. Әлегә 1113 кеше дәвалана.
Күргәнегезчә, зарарланучылар саны кими. Әлеге саннарга карап кына, сакланудан туктамагыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев