Татарстанда беренче кварталда юл-транспорт һәлакәтләрендә 63 кеше һәлак булган
Татарстанда 2026 елның беренче кварталында 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Бу хакта республиканың юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында билгеле булды. Утырышны премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров җитәкләде.
Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 32 очракка кимегән, зыян күрүчеләр саны 67 кешегә әзрәк. Әмма һәлак булучылар саны 17 кешегә арткан.
Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып каршы як полосага чыгу, җәяүлеләрне бәрдерү, аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән вакытта киртәләргә бәрелү тора.
М-12 «Восток» трассасын кертеп, федераль юлларда һәлакәтләр саны арткан. Һәлак булучылар санының артуы Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Тукай һәм Чистай районнарында теркәлгән.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев