Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда бер миллионга якын кеше диспансеризация узган

Татарстанда быелның беренче җиде аенда профилактик тикшерүләр һәм диспансеризациягә 954 637 кеше барган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Тикшерүләр «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә.

Министр Альмир Абашев искәрткәнчә, дәүләт 40 яшьтән өлкәннәргә ел саен, ә 18–39 яшьлекләргә өч елга бер тапкыр бушлай медицина тикшеренүе узу хокукын бирә. Диспансеризация куркыныч авыруларны иртә стадиядә табарга ярдәм итә, дип өстәде ул.

Тикшерелүчеләрнең 31,2 проценты – якынча 300 мең кеше – өстәмә диагностикага юнәлдерелгән. Быел 40 меңнән артык авыру беренче тапкыр ачыкланган, шуларның 75 проценты диспансер күзәтүенә алынган.

Алар арасында иң еш очрый торганнары – кан әйләнеше системасы чирләре (30%) һәм ашкайнату органнары авырулары (12,4%). Өлкән яшьтәгеләр арасында 679 яман шеш очрагы теркәлгән, шуларның 78,2 проценты башлангыч стадиядә ачыкланган.

Диспансеризацияне шимбә көннәрендә дә, кичке сәгатьләрдә дә үтәргә мөмкин. Табиблар пациентларны җәлеп итү өчен телефоннан шалтырату, СММ-хәбәрләр, социаль челтәрләр куллана, хәтта өйләргә барып чакыралар.

Табиблар киңәш итә: берничә хроник авыруы булганнарга, йөрәк-кан тамырлары яки онкологик проблемалары булганнарга, шулай ук соңгы ике елдан артык медицина оешмасына бармаучыларга аеруча тикшеренүләргә игътибар итергә кирәк.

Республиканың читтәге районнарында яшәүчеләр өчен биш мобиль комплекс эшли. Алар Чаллының 5нче хастаханәсенә, Әлмәт районнара хастаханәсенә, Казанның 7нче хастаханәсенә, Республика клиник хастаханәсенә һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә беркетелгән. Бу комплекслар заманча медицина җиһазлары белән тулыландырылган, ә тикшеренүләрне югары квалификацияле белгечләр алып бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев