Татарстанда бер атна эчендә бензинның барлык маркалары да кыйммәтләнгән
Яшәеш

Татарстанда бер атна эчендә бензинның барлык маркалары да кыйммәтләнгән

2026 елның март ае беренче декадасында Татарстанда автомобиль ягулыгы бәяләре үсүе дәвам иткән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, исәп атнасында (2 марттан 10 мартка кадәр) АИ-92 маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнгән — литры 60,82 сумнан 61,23 сумга кадәр күтәрелгән.

Башка маркаларга да бәяләр арткан. АИ-95 литры 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр күтәрелгән, ә октан саны 98 һәм аннан югары булган бензин бәясе 89,07 сумга җиткән, дизель ягулыгының литры өчен хәзер 73,29 сум түләргә кирәк.

КП Казань


Нет комментариев