Татарстанда «Герой ана» исеменә ия ханымнарга җир участоклары бирү карала
Татарстанда «Герой ана» исеменә ия булган ханымнарга җир участокларын бушлай бирү тәкъдим ителде.
Тиешле закон проекты республика Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Дәүләт Советына кертелгән. Хәзерге вакытта документ алдан карау этабында тора.
Мондый ханымнарны исәпкә алуны җирле хакимият органнары аларның яшәү урыны буенча алып бара. Исәпкә алу яки баш тарту турында карар 20 көн эчендә кабул ителә. Шуннан соң 30 көн эчендә ханымга җир участогы тәкъдим ителә.
Ун яки аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән Россия хатын-кызларына ярдәм чаралары федераль закон белән билгеләнгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев