Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 35 очрагы расланды.
Яңа инфекцияле гражданнардан дүрт кешене хастаханәгә салырга туры килгән. Калган йоктыручылар өйләрендә дәвалана.
Республика башкаласында тәүлек эчендә 16 инфекцияле кеше ачыкланды, Түбән Камада - 6, безнең Яшел Үзән районында - 4. Берәр очрак - Яр Чаллыда, Питрәч, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск һәм Саба районнарында.
Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!
Нет комментариев