Түбән Камада кече һәм урта бизнес объектларын гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча тикшерүләр дәвам итә. Узган атнада белгечләр депутатлар белән берлектә 11 хостел, 11 кунакханә һәм 15 сәүдә үзәген тикшергән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, тикшерелгән объектларның күбесендә гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау таләпләре бозулар ачыкланган. Аерым алганда, барысында да яшеренү урыннары билгеләнмәгән, хезмәткәрләрнең гамәлләренең бердәм алгоритмы юк, кирәкле инструктажлар үткәрелми. Шулай ук кайбер объектларда исемлекләр һәм җир асты бүлмәләренең интерактив картасы белән QR-кодлар юк. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча һәр объектка актлар төзелгән, җитәкчеләргә ачыкланган бозуларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелгән.
Радмир Беляев мондый чараларның максаты – җитәкчеләрне җәзалау түгел, ә мөмкин булган куркынычларны кисәтү икәнен ассызыклаган.
– Җитәкчеләр үз хезмәткәрләренең һәм килүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен җавап бирә. Монда формаль караш рөхсәт ителми, – дип билгеләп үткән ул.
Беляев эшмәкәрләрне гражданнар оборонасы таләпләренә җитди игътибар итәргә чакырган һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү – уртак бурыч икәнен ассызыклаган.
Татар-информ
Нет комментариев