Госжилфонд ел башыннан 2100дән артык татарстанлыны торак белән тәэмин иткән
Яшәеш

Госжилфонд ел башыннан 2100дән артык татарстанлыны торак белән тәэмин иткән

2026 ел башыннан Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча 37 йортны файдалануга тапшырган. Аларда гомуми мәйданы 106,2 мең кв. метр булган 2103 фатир урнашкан. Бу еллык планның 70,5 процентын тәшкил итә.

Торакны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, инвестор-предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм программаның башка катнашучылары алган. Бу гражданнарны торак белән тәэмин итүне арттыру буенча «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты бурычларына туры килә. Казаннан Гайнетдиновлар гаиләсе июль башында «Салават Күпере»дәге «80 лет Победы» ТКда өч бүлмәле фатир ачкычларын алган. Моңа кадәр алар дүртәүләп бер бүлмәле фатирда яшәгәннәр.

– Безнең гаилә социаль ипотека программасына ике ел элек керде. Яңа фатир безгә бик ошады. Биредә инде обойлар ябыштырылган, сантехника, электр плитәсе, исәпләү приборлары урнаштырылган. Квадрат метр бәясе базар бәясеннән сизелерлек түбән. Хыялыбыз тормышка ашты! – дип сөйләде балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Гайнетдинова.

Социаль ипотека программасы 2005 елдан бирле эшли. Торак 28,5 елга кадәр срокка 7% еллык ставка белән бирелә. Бала туганда яки уллыкка алганда 200 мең сум күләмендә компенсация каралган, аны башлангыч түләү итеп кулланырга яки квадрат метрларны сатып алуга юнәлдерергә була. 2026 елга инвестиция планы гомуми мәйданы 150,6 мең кв. метр булган 3123 фатирлы 108 йорт төзүне үз эченә ала.

Татар-информ


Нет комментариев