Намуслылык һәм кешелеклелек бүген аеруча кадерле
Әйтәм әле

Намуслылык һәм кешелеклелек бүген аеруча кадерле

***

Фото: ясалма интеллект

Беркөнне автобуста кайтып бара идем. Ярты юлны узгач, кондуктор яныма килеп: – Девушка, вы серёжки не потеряли? – дип сорады. Чыннан да, идәнгә карасам, зур түгәрәк алтын колак алкасы ята икән. Автобуста кеше дә күп түгел иде. Басып кайтучылар булса, күренмичә тәгәрәгәндер дияр идең, ә монда колак алкасы идәндә ачык күренеп ята. Ник бер пассажир алып, кондукторга бирмәгән икән? Әйтәсе килгән сүзем шул: без кондукторларны еш кына ачуланабыз, төрлечә гаеплибез. Әмма аларның да кәефе булмаган чаклар буладыр. Кешеләр белән эшләү җиңел түгел бит, ай-хай! Ә бу мәрхәмәтле кызга чын күңелемнән рәхмәт әйттем. Үзенә файда итеп калырга мөмкин булган әйберне хуҗасына кайтарып бирде. Кечкенә генә гамәл кебек тоелса да, мондый намуслылык һәм кешелеклелек бүген аеруча кадерле.


Нет комментариев