Изге эшкә хәерле юл: Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган яңа китап проектын тикшердек
Яшәеш

Изге эшкә хәерле юл: Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган яңа китап проектын тикшердек

Бу юлы безгә олы кунагыбыз — танылган язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина мөрәҗәгать итте.

Эльмира Мөхәммәтовна — тирән эчтәлекле шигырьләр авторы, бик күпләр яратып укый торган шагыйрә. Шул ук вакытта ул Яшел Үзән районының горурлыгы — танылган татар шагыйре һәм язучысы Фәил Шәфигуллинның тугры гомер юлдашы да. Аның иҗатында тарихи шәхесләр, сугыш темасы һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәт аерым урын алып тора. 

Чираттагы очрашуга ул кызы Раушания Шәфигуллина белән килде. Алар безгә яңа һәм бик мөһим китап проекты тәкъдим иттеләр. Әлеге китап бөек татар мәгърифәтчесе, галиме һәм этнографы Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге турында шигъри формада сөйли. Искиткеч проект! Китапны ике телдә — татар һәм рус телләрендә бастырып чыгару планлаштырыла. 

Очрашу барышында алдагы эш планын җентекләп тикшердек һәм алга таба бергәләп хезмәттәшлек итү турында килештек.

Хөрмәтле Эльмира Мөхәммәтовна! Сезгә һәм кызыгызга ныклы сәламәтлек, иҗади илһам һәм бу изге эшегездә зур уңышлар телибез! 

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды


Нет комментариев