Татарстанда автомобильләрне техник тикшерү бәясе кыйммәтләнәчәк
Яшәеш

Татарстанда автомобильләрне техник тикшерү бәясе кыйммәтләнәчәк

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2027 елга транспорт чараларын техник тикшерүгә чикләнгән бәяләр билгеләнәчәк. Быелгы ел белән чагыштырганда алар югарырак булачак. Тиешле проект антикоррупция экспертизасында тора.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Документтан күренгәнчә, техник тикшерүгә киткән чыгымнарның чикләнгән күләмнәре түбәндәгечә булачак:

  • җиңел автомобильләр (М1) — 1 202 сум урынына 1 270 сум;
  • кечкенә автобуслар (М2) — 2 058 сум урынына 2 173 сум;
  • автобуслар (М3) — 2 486 сум урынына 2 625 сум;
  • фургоннар (N1) — 1 315 сум урынына 1 389 сум;
  • йөк автомобильләре (N3) — 2 588 сум урынына 2 855 сум;
  • мототранспорт (L) — 422 сум урынына 446 сум.

Вечерняя Казань


Нет комментариев