Татарстанда аномаль эсселек көтелә
Яшәеш

Татарстанда аномаль эсселек көтелә

16 майдан 22 майга кадәр Татарстан территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы урыны белән +26 градустан +33 градуска кадәр җитәчәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз:

  • Йорттан чыкканда баш киеме киегез һәм үзегез белән су алыгыз.
  • Төш вакытында туры кояш нурлары астында озак калмаска тырышыгыз.
  • Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.


Нет комментариев