Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе Алабуга һәм Әгерҗе шәһәрләрендә яшәүче алты фатир хуҗасын административ җаваплылыкка тарткан. Аларның һәркайсына фатир эчендәге газ җиһазларына мәҗбүри техник хезмәт күрсәтү өчен белгечләрне кертмәгәннәре өчен 5 мең сум күләмендә штраф салынган.
Фото: ясалма интеллект
«Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте белән гамәлдәге килешүләр булуга һәм газ хезмәте белгечләренең 2025–2026 елларда фатирларга керергә берничә тапкыр омтылуына карамастан, хуҗалар белгечләрне кертмәгән. Шул исәптән, аларга 10 көнлек срок күрсәтелгән рәсми хәбәрнамәләр дә җибәрелгән булган. Нәтиҗәдә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә хокук бозу турында актлар төзелгән.
Дәүләт торак инспекциясендә газ плитәләренә, казаннарга һәм су җылыткычларга ел саен техник хезмәт күрсәтү фатир хуҗасының мәҗбүри бурычы булуын ассызыклаганнар.
Бу таләпне үтәмәү газ чыгып агулану яки шартлау куркынычын тудыра. Бу исә аерым фатирда яшәүчеләрнең генә түгел, ә бөтен күпфатирлы йортның иминлегенә дә янау булып тора.
Казанские ведомости
Нет комментариев