Татарстанда өлкән буын кешеләренең тормыш активлыгын арттыруга юнәлтелгән «Актив озын гомер» республика программасы гамәлгә ашырыла. 2026 елда аның катнашучылары 502 976 татарстанлы булган, бу республикадагы өлкән яшьтәге кешеләрнең 44 проценттан артыгы. Программа «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында эшли.
Иң күп соралган юнәлеш — физкультура һәм спорт: анда 356 415 кеше шөгыльләнә. Мәдәни-күңел ачу эшчәнлегенә 123 052 татарстанлы җәлеп ителгән, белем бирү чараларында 13 404 кеше катнаша, ә волонтерлык эшчәнлегенә 10 105 өлкән кеше тартылган.
Республикада 12 меңнән артык спорт объекты эшли. Аларның 70 процентында өлкән кешеләр өчен бер тапкырлы билетларга һәм абонементларга ташламалар бар, 30 процентында спорт белән шөгыльләнү өчен бушлай көннәр һәм сәгатьләр каралган.

2026 елда «Актив озын гомер» программасы белән өлкән буынның 46 процентын, ягъни 506 265 кешене, колачлау планлаштырыла.
Татарстанда өлкән буынның актив ял итүе өчен барлык шартлар да тудырылган. Шөгыльләрне уңайлы эзләү өчен «Забота» суперсервисында һәм «Карта жителя» мобиль кушымтасында «Алтын еллар – Золотые годы» бүлеге эшли. Бүлектә 45 муниципаль районда «Белем бирү», «Сәламәтлек», «Спорт», «Мәдәният», «Иҗат», «Бию», «Волонтерлык» һәм башка юнәлешләр буенча 2 230 дан артык күңел ачу чарасы тәкъдим ителә. Моннан тыш, анда ташламалы шартлар белән экскурсияләр каталогы һәм онлайн-язылу мөмкинлеге дә бар. Республикада яшәүче 30 меңгә якын өлкән кеше электрон язылудан инде файдаланган.
Өлкәннәр көненә республикада 400 меңнән артык катнашучыны колачлаячак 1,9 меңнән артык чара планлаштырылган. Чараларны муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм республиканың хакимият органлары оештыра. Эш өлкән яшьтәге һәр гражданга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Нет комментариев