Татарстанда 26 апрельдә соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Яшәеш

Татарстанда 26 апрельдә соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Казанда алар 14 мәйданчыкта, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районында – икешәр мәйданчыкта урнашачак.

Фото: редакция архивыннан

Тагын бер мәйданчык Камские Поляны бистәсендә ачылачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча узачак:

  • Аграрная урамы, 2
  • Липатов урамы, 7
  • Ямашев проспекты, 71А
  • Беломорская урамы, 6
  • Усманов урамы, 1
  • Батыршин урамы, 20
  • Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
  • Җиңү проспекты, 46В
  • Авзалова урамы, 15
  • Фучика урамы, 64
  • Лаврентьев урамы, 10
  • Революция урамы, 12
  • Дементьев урамы, 7

Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә урнашкан сәүдә мәйданчыгы якшәмбе көнне эшләячәк.

Яшел Үзән районында ярминкәләр Осиново бистәсендә Садовая урамы, 9 адресы буенча һәм «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында узачак.

Татар-информ


Нет комментариев