Татарстанда 25 апрельдән сәнәгать балыкчылыгына тыю үз көченә керә
Яшәеш

Татарстанда 25 апрельдән сәнәгать балыкчылыгына тыю үз көченә керә

Татарстанда 25 апрельдән алып 5 июньгә кадәр «Нерест» операциясе кысаларында сәнәгать балыкчылыгына тулысынча тыю индерелә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Балыкчыларга ярдан бер генә ыргак белән балык тотарга рөхсәт ителә.

Беренче кварталда инспекторлар узган ел белән чагыштырганда 638гә күбрәк – барлыгы 1453 тыелган балык тоту коралын тартып алган. Ел саен сулыкларга популяцияне торгызу өчен 400 меңнән артык ясалма оя урнаштырыла.

ТНВ


Нет комментариев