Татарстанда 2026 елның икенче кварталында 19 ялган банкнот ачыкланган
Татарстан банк секторында ялган билгеләре булган 19 Россия акчасы ачыкланган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Аларның күбесе – 5000 сумлык банкнотлар (16 данә), дип хәбәр итә РФ Үзәк банкының рәсми порталы.
Алынган мәгълүмат буенча, 1000 сумлык ике ялган банкнот, 500 сумлык бер ялган банкнот табылган. «Моннан тыш, 100 АКШ доллары номиналындагы бер ялган банкнот ачыкланган», – диелә хәбәрдә.
Үзәк банк мәгълүматларына ярашлы, банкнотның чынлыгына инану өчен, ким дигәндә өч саклау билгесенең булуын тикшерергә кирәк. Моны махсус приборларсыз башкарып була: карап (яктылыкка каршы) су тамгаларын һәм саклау тасмасын күрергә мөмкин, кул белән тотып караганда рельефлы элементлар сизелә, әйләндергәндә салават күпере тасмалары яки төс үзгәрүче саннар күренә. Банкнотларның чынлыгын аларның акча янчыгына төшкәнче тикшерү мөһим.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев