Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан халкына газ җиһазларына үткәрелә торган ТО белән диагностика арасындагы аерманы аңлаттылар

Татарстан Торак инспекциясенә ТКХ квитанцияләрендә яңа юл – «газ җиһазларын диагностикалау» өчен аптырашта калган халыкның мөрәҗәгатьләре ешайган.

Кешеләр аптырый: «Газны даими тикшерәләр, ни өчен тагын өстәмә чыгымнар?».

Инспекциядә аңлатканча, техник хезмәт күрсәтү (ТХ) – бу профилактика. Ягъни газ плитәсен, колонканы, краннарны газ сарку булу-булмавына тикшерәләр. Диагностика исә – торбаларның үзләрен тирәнтен тикшерү. Ул гадәттә 30 елга бер тапкыр, газүткәргеч норматив срогын үткәч, үткәрелә. Иске торбалар стеналар эчендә гади тикшерүдә күренмәгән яшерен дефектларга ия булырга мөмкин.

Диагностиканы бәйсез оешма башкара. Нәтиҗәләр буенча йомгак чыгарыла: газны кулланырга ярыймы, ремонт кирәкме яки торба участогын ашыгыч алыштыру таләп ителәме.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев