Татарстан халкына август аенда өстәмә ял көне бирелмәячәк
Яшәеш

Татарстан халкына август аенда өстәмә ял көне бирелмәячәк

2026 елда Татарстан Республикасы көне – 30 август – якшәмбе көненә туры килә.

Бәйрәм көне календарь ял көне белән туры килгәнгә, аны дүшәмбегә күчерү каралмаган, дип хәбәр итте республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Шуңа күрә татарстанлылар өстәмә ял көне алмаячак, җәй ахырында кыскартылган эш атнасы да булмаячак.

Биш көнлек эш графигындагы хезмәткәрләр өчен августта гадәти җитештерү календаре үзгәрешсез кала. Ведомствода искәртүләренчә, законнарда, Яңа ел каникулларыннан һәм башка кайбер даталардан аермалы буларак, бәйрәм көне шимбә яки якшәмбегә туры килгән очракта ял көнен күчерү каралмый. Озын яллар Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ноябрьдә генә көтелә.

Вести Татарстан

 


Нет комментариев