Татарстан халкы газ хезмәте күрсәтүгә договорларны дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала
«Газпром трансгаз Казан» компаниясе 2026 елның 1 мартыннан бердәм газификация операторы порталы аша эчке йорт газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм газ китерү буенча договорларны дистанцион рәвештә төзү мөмкинлеген эшләтеп җибәрде.
Компания матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа сервис документларны тулысынча онлайн рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә – гариза тапшырудан башлап, аны карау статусын шәхси кабинетта күзәтүгә кадәр.
Хезмәтне рәсмиләштерү өчен кулланучыга кирәкле документларны йөкләргә һәм гариза тапшырганда «Электрон форма» кул кую ысулын сайларга кирәк. Аннан соң «Газпром трансгаз Казан» белгечләре договорларны цифрлы форматта әзерләп, порталдагы шәхси кабинетта урнаштырачаклар.
Документларга кул кую ЕСИА («Дәүләт хезмәтләре» порталының исәп язмасын кулланып) аша башкарыла.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев