Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан хакимияте йорт этләрен теркәргә кирәклеген искәртте

Процедура турында республиканың милли MAX мессенджерындагы рәсми битендә сөйләделәр.

Илсөя Садыйкова фотосы

Өч айдан өлкән булган этләрне кичекмәстән теркәргә кирәк. Яңа алынган, өч айдан өлкән этләрне — сатып алынган көннән алып 30 көн эчендә. Көчекләрне исә өч айлыкка җиткәнче теркәргә кирәк.

Алгоритм түбәндәгечә. Башта ветеринар хайванны карый һәм аның муен артына дөге бөртеге зурлыгындагы микрочип кертә. Процедураны теләсә кайсы ветеринария клиникасында башкарырга мөмкин.

Аннары йорт хайванының мәгълүматларын «Хорриот» системасына кертергә кирәк. Моның өчен яшәү урыны буенча дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәм моны бары тик шунда гына эшләп була.

Теркәлмәү өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр йорт хайваны хуҗасына кисәтү ясалачак яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салыначак. Ел дәвамында канунны кабат бозу 5 мең сум күләмендә штраф белән яный.

Узган елның 1 гыйнварыннан Татарстанда федераль дәүләт мәгълүмати системасы «ВетИС»ның «Хорриот» компоненты аша этләрне мәҗбүри теркәү гамәлгә керде. Ул хайван тиресе астына уникаль номерлы электрон чип кертүне үз эченә ала. 2026 елның гыйнвар ахырына республикада 62 меңнән артык йорт эте чипланган иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев