Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан укытучыларына торакны арендалау өчен компенсация бирелә башлый

Республикада фатир яллап тора торган укытучылар һәм тәрбиячеләргә ярдәм күрсәтү программасы эшли башлый.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

Компенсация конкурс нигезендә биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Кабинеты карарында. Түләү ел саен 350 укытучыга исәпләнгән, максималь күләме — 180 мең сумга кадәр.

Акчаны дәүләт һәм муниципаль мәктәпләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре ала алачак. Катнашу өчен аренда килешүе булырга, педагог эшләгән районында үз торагына ия булмаска һәм шундый ук ярдәм чараларын алмаган булырга тиеш.

Сайлау ике этапта узачак: башта соңгы өч елдагы һөнәри казанышлар бәяләнәчәк, аннан психологик әңгәмә үткәреләчәк. Җиңүчеләр белән килешү төзиячәкләр һәм компенсация билгелиячәкләр.

Түләүне алучы белем бирү оешмасында ким дигәндә бер ел эшләргә бурычлы. Вакытыннан алда эштан киткән очракта, акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Программа төбәк өчен өстенлекле булган өлкәләрдә квалификацияле кадрларны җәлеп итү һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев