Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан табиблары Бөтенроссия «Призвание» премиясенең махсус номинациясендә җиңү яулады

Яр Чаллы БСМП һәм Татарстан РКБ табибларын илнең иң яхшы медикларына тапшырыла торган «Призвание» премиясенең махсус номинациясендә билгеләп үттеләр.

Мәскәүдә узган бүләкләү тантанасында кардиологлар, кардиохирурглар, реаниматологлар һәм трансплантологлар командасы «Беренче канал»ның медицинада фидакарьлек өчен махсус премиясенә лаек булды.

Узган ел Татарстан табиблары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән берлектә кискен йөрәк җитешсезлеге белән авыручы хатын-кызны коткарган. Авыру 32 атналык йөкле вакытында ике инфаркт кичергән. Аның хәле медицина ысулларын тулы кулланырга ирек бирмәгән, шуңа күрә табиблар хатын-кызны ясалма кан әйләнешеннән аермыйча, ашыгыч кесерово ясарга карар кылган. Бала тапканнан соң хатын-кызны Россия МЧСның ИЛ-76 махсус очкычы белән Мәскәүгә, Трансплантология һәм ясалма органнар милли медицина тикшеренү үзәгенә алып киткәннәр. Аңа донор йөрәге күчерелгән.

«Без фидакарь табиблар батырлыгына сокланабыз, тик бу алар турында гына түгел, бу зур ил турында тарих. Яр Чаллыдагы хастаханә дежур табиблары бик катлаулы операция ясыйлар: ЭКМО, йөрәктә стент. Алар искиткеч профессионаллар. Бу провинция түгел, бу җитди медицина. Шул ук вакытта Казаннан акушер-гинекологлар Яр Чаллы кызына ярдәм итү өчен киләләр. Бу төбәк дәрәҗәсендә коткару хезмәте начар төзелмәве турында сөйли. Бу вакытта Мәскәү кушыла. Дөньякүләм танылган үзәктә пациентка йөрәк күчереп утырталар. Миңа калса, бу тарихта иң мөһиме - илнең үз балаларын коткаруы", - дип билгеләде "Беренче канал" генераль директоры Константин Эрнст.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев