Татарстан Республикасында Яшел Үзән шәһәр пляжы иң яхшы алтылыкка керде
Комфортлы һәм нык, төзекләндерелгән территория һәм матур пейзажлар - Яшел Үзән шәһәр пляжы Идел буенда иң зурларының берсе.
Коену сезоны башлангач, су янында ял итәргә Яшел Үзән районыннан, шулай ук күрше шәһәрләрдән һәм республикалардан меңләгән кеше һәм кунаклар килә. Һәм ял итүчеләр өчен куркынычсызлык мөһим күрсәткеч булып тора.
Татарстанда суда 23 ял итү урынының 6сы гына мәҗбүри санэпид-рөхсәт алды. Алар арасында Яшел Үзән шәһәр пляжы да бар. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Моннан тыш, монда коткаручылар өчен вышка, ашыгыч медицина ярдәме пункты, ял зонасы һәм уен зонасы урнаштырылган.
Коену сезонының иң кызган чагы. Шуңа күрә, без Яшел Үзән пляжына килергә теләүчеләрне гүзәл Идел буенда ял итеп, ләззәтләнергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев