Татарстан Республикасында 55 оешмага бушлай эксперт ярдәме күрсәтелергә тиеш
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чараларын актив рәвештә гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу проект «Нәтиҗәле конкурентлы икътисад» исемле илкүләм проектның бер өлеше булып тора.
2026 елда проектта тагын 55 оешма катнашачак, дип белдерде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мәгълүмат хезмәте.
«Татарстанда федераль проектка кергән компанияләрнең уртача икътисади нәтиҗәсе 20 миллион сум тәшкил итә. Проект оешмаларга экспертларны җәлеп итүдә ярдәм итә. Әлеге белгечләр хезмәткәрләрне укыта һәм барлык кирәкле коралларны практикада бергәләп куллануны оештыра. Алынган компетенцияләр һәм белемнәр компанияләргә киләчәктә үз уңышларын арттырырга һәм ныгытырга мөмкинлек бирә», — дип ассызыклады Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Барлык чаралар дә дәүләт ярдәме булып санала һәм федераль проектта катнашучылар өчен тулысынча бушлай үткәрелә. Проектны тормышка ашыру максатында 2026 елда дәүләт 142,6 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.
Искәрмә итеп әйтергә кирәк, 2025 елда ресурсларны саклап җитештерү (сакчыл җитештерү) проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән икътисадның реаль секторыннан 87 оешма җәлеп ителгән.
Федераль проектка Казаннан 15, Әлмәттән 11, Яр Чаллыдан 10, Түбән Камадан 8 һәм Яшел Үзәннән оешма кертелгән.
Ресурсларны саклап җитештерү буенча проект уртача ярты ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Уткән елда аны 53 оешма уңышлы тәмамлады, калганнары 2026 елда тәмамлыйчак.
Федераль проектта катнашучы оешмалар эксперт ярдәмен алачак. Алар бу ярдәм белән ресурсларны саклап җитештерү коралларын кулланып, үз эш процесларындагы югалтуларны ачыклап, бетерәчәкләр. Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча яңа компетенцияләр дә үзләштерергә теләп караучылар.
Тулырак мәгълүмат белән производительность.рф ИТ-платформасында танышырга, шулай ук катнашу өчен үтенүне дә шунда калдырырга мөмкин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев