Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан Рәисе А.С. Пушкинның заманча Казанга сәяхәт итүе турында нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган видео урнаштырды

Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Рус теле көне белән котлады һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның 227 еллыгын искә төшерде, шулай ук аңа бәйле нейросеть ярдәмендә ясалган ролик урнаштырды.

«Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин рус теленә үз илен чын күңелдән яратучы миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен һәм буыннарын берләштерә торган матурлык, байлык һәм моңлылык бүләк итте. Классикның мирасы сезне һәрвакыт Ватан файдасына изге гамәлләргә илһамландырсын! Рус теле көне белән!» – дип язган Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов урнаштырган нейрочелтәрләр ярдәмендә төшерелгән видеороликта Пушкин заманча Казанга эләгеп, вакыт аша сәяхәт итә. Чынлыкта классик Казанга 1833 елның 5-8 сентябрендә «Пугачев бунты тарихы» өстендә эшләгәндә килгән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев