Татарстан МХО зонасына 150 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гомуми авырлыгы 150 тоннадан артык булган гуманитар йөк белән тугыз фура юлга чыкты.
Ярдәм республикага шефлык иткән шәһәрләр белән бәйле юнәлешләрдә эшләүче подразделениеләр өчен билгеләнгән. Йөк барып җиткәч, аны Россия Герое Раил Габдрахманов каршы алды.
Груз составы:
- 120 тонна пиломатериал
- 700 ОСП-плита
- 1,5 мең метр арматура
- 2 тоннадан артык кадак
- цемент, торбалар, кабель һәм үткәргечләр
- светодиодлы яктырткычлар
- автоном дизель җылыткычлар
- аккумуляторлар, генераторлар, су җылыткычлар
- башка кирәкле материаллар һәм җиһазлар
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков сүзләренчә, йөк адреслы гаризалар буенча, Татарстанның Төзү, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, эре бизнес вәкилләре һәм эшмәкәрләр берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә формалаштырылган. Логистика мәсьәләләре белән «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге шөгыльләнгән.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев