Татарстан мөфтие мөселманнарның ни өчен мәзһәбкә иярергә бурычлы икәнен аңлатты
Мөселманнар билгеле бер мәзһәбкә (хокук мәктәбе) иярергә һәм берсеннән икенчесенә күчмәскә бурычлы. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белдерде.
«Мөҗтәһид дөрес тә, ялгыш та була ала. Ә иҗтиһад сәләтенә ия булмаган кеше билгеле бер мәзһәбкә иярергә, аннары аннан икенчесенә күчмәскә бурычлы», – дип язды мөфти үзенең МАКС каналында.
Исегезгә төшерәбез, мөселман-сөнниләрдә дүрт мәзһәб аерылып тора: хәнәфи, мәлики, шәфигый һәм хәнбәли. Татарстан мөселманнары күпчелек очракта хәнәфи мәзһәбенә иярә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев