Татарстан МФЦ үзәкләре 5 ай эчендә 2,2 млннан артык хезмәт күрсәткән
2026 елның беренче 5 аенда Татарстан МФЦ хезмәткәрләре 2,2 млннан артык хезмәт күрсәткән, дип хәбәр итә Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы.
Шуларның 335 мең мөрәҗәгать күчемсез милек рәсмиләштерүгә (кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү) туры килгән.
Салым бурычларын тикшерү буенча 260 мең мөрәҗәгать теркәлгән, тагын 152 меңе – «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан документлар бастырып алу буенча.
Татарстанда 60 МФц бүлекчәсе эшли. Алар көн саен якынча 15 мең кешегә хезмәт күрсәтә һәм 303 төр хезмәт тәкъдим итә.
Бу мәгълүматлар Татарстан Минцифрасы тарафыннан МФЦ эш йомгакларын чыгару һәм Саба районында күпфункцияле үзәкләр белгечләрен бүләкләү вакытында игълан ителде. Хезмәткәрләргә Татарстан Кабинеты министрларының Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырылды. Дүрт белгеч Татарстан Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды, ә хезмәткәрләрнең берсенә «Намуслы хезмәт өчен» медале тапшырылды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев