Татарстан мәктәпләрендә контроль эшләрне ясалма интеллект тикшерәчәк
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы контроль һәм өй эшләрен тикшерү өчен ясалма интеллект кертү планлаштыра.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу хакта ведомствоның беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов кабмин утырышында белдерде.
Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, киләчәктә ясалма интеллект биремнәрне тикшерү өчен генә түгел, ә отчетлылык һәм аналитика әзерләү өчен дә кулланылачак. Төп максат – укытучыларның күп вакытын алган эшләрне бетерү. Беренче чиратта, бу типовой һәм стандарт эшләрне тикшерүгә кагыла.
Министрлыкта автоматизация педагогларга йөкләнешне киметергә һәм бәяләүне объективрак итәргә ярдәм итәчәгенә ышаналар. Республиканың барлык мәктәпләре өчен бердәм тикшерү критерийлары кеше факторын бетерү мөмкинлеге бирәчәк.
Хәзерге вакытта укытучылар күп вакытларын контроль эшләре, тестлар, өй эшләрен тикшерүгә сарыф итә. ЯИ ярдәмендә алар бу рутин эшләрдән азат булып, белем бирү процессының иҗади өлешенә, балалар белән индивидуаль эшкә, яңа методикалар үзләштерүгә күбрәк вакыт бирә алачак.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев