Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин сөйләде.
«Татарстан ниндидер билгеле бер юнәлеш белән чикләнми, контрактчылар Россия буенча төрле гаскәр берләшмәләренә һәм частьләренә китә. Без — үзебезгә шуны рөхсәт итә ала торган аз санлы төбәкләрнең берсе», — диде ул.
Татарстанда контракт төзегәндә хәрби хезмәткәр 2,9 млн сумга кадәр алачак. Бу сумманың күп өлешен — 2,5 млн сумны — контрактчыларга республика түли. Калган 400 мең сум — Россия Оборона министрлыгыннан берьюлы түләнә торган акча. Билгеләп үтәргә кирәк, контракт имзалаган өчен өстәмә түләүләрне аерым предприятиеләр яки югары уку йортлары түли ала, шуңа күрә сумма зуррак якка үзгәрергә мөмкин.
Виктор Никитин аерым рәвештә башка төбәкләрдән килгән кандидатларга контракт имзалау өчен республикага ничек барып җитәргә ярдәм итүләре турында сөйләде.
«Һәр кандидатны аэропортта, тимер юл вокзалында яки автостанциядә каршы алалар, урнаштыралар, өч тапкыр җылы ашау белән тәэмин итәләр һәм медицина тикшерүен тиз узуда ярдәм итәләр. Аларның барысын да озаталар, поезд, самолет яки автобуска кадәр озатып куялар, аннан соң барысы да хәрби частьләргә юнәлә. Бездә контракт төзегән барлык кешеләр безнең белән элемтәдә тора», — дип ассызыклады сайлап алу пункты офицеры.
Татар-информ
Нет комментариев