Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан ятим баларга торак алуга 830 млн сум юнәлтә

Татарстан ятим балаларга торак сатып алуга 830,5 млн сум юнәлтә. Тиешле электрон аукцион игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сатып алулар комитетының матбугат хезмәте.

Заказчы булып республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы чыга. Барлыгы Татарстанның сигез районында 183 торак урыны сатып алу планлаштырыла. Иң күп фатир – 111 – Казанда сатып алыначак. Шулай ук Түбән Кама (30), Әгерҗе (22), Әлмәт (15), Югары Ослан (2), Бөгелмә, Биектау һәм Кама Тамагы (берәр) районнарында яшәүче ятимнәр дә торак алачак.

Фатирларның мәйданы 24-36 квадрат метрдан киң булмаска тиеш. Аларда обойлары ябыштырылган кереп яшәргә яраклы ремонт, санитар техника, кухняда раковина булырга тиеш. Цоколь һәм ярымцоколь катларында, шулай ук авария хәлендәге йортларда торак сатып алу тыела.

Коммерция тәкъдимнәреннән күренгәнчә, бер фатирның бәясе 5,9 млн сумнан 9 млн сумга кадәр үзгәрә. Һәр торак өчен гарантия срогы тапшыру актын имзалаган мизгелдән башлап ике елдан ким булмаска тиеш. Бу чорда подрядчик ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү үткәрергә бурычлы.

«Бу сатып алу – республикада торак мәсьәләсен хәл итүдә әһәмиятле адым һәм бигрәк тә мохтаҗларга реаль ярдәм. Барлык процедуралар ачык формада уза, бу бюджет акчаларының төгәллеген һәм нәтиҗәле тотылуын гарантияли», – дип аңлатма бирде ТР Дәүләт сатып алулар комитеты рәисе Марат Зыятдинов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев