Татарстан глэмпингларда ял итүчеләр саны буенча Россия лидеры булды
Татарстан 2026 елның язгы сезонында глэмпингларда ял итүгә кызыксынуның иң югары үсешен күрсәтте. «OneTwoTrip» хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада броньлаулар саны ел эчендә 3,7 тапкыр арткан, дип хәбәр итә «ТАСС».
Гомумән ил буенча ялның бу форматына ихтыяҗ узган ел дәрәҗәсендә калган, әммә туристлар табигатьтә озаграк яшәүне ешрак сайлый башлаган.
2026 елның язгы сезонында туристлар ешрак Ленинград өлкәсендәге глэмпингларны броньлаган – барлык заказларның 15% әнә шул төбәккә туры килә. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 18% ка арткан. Икенче урында Мәскәү өлкәсе – 9,2% өлеш, ихтыяҗ бераз кимесә дә (0,5% ка). Аннары Тверь өлкәсе (6,5% броньлау, 83% ка үсеш), Алтай Республикасы (6,4%, 29% ка кимү) һәм Карелия (5,8% өлеш, 26% ка үсеш) урын алган.
Узган ел лидерлар бишлеге башкача булган. Аңа Ленинград өлкәсе (12,8%), Мәскәү өлкәсе (9,3%), Алтай Республикасы (9%), Карачай-Черкесия (7,5%) һәм Краснодар крае (5,1%) кергән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев