Татарстан Экология министрлыгы бинасын 300 млн сумга ремонтлаячаклар
Яшәеш

Татарстан Экология министрлыгы бинасын 300 млн сумга ремонтлаячаклар

Казанда Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Павлюхин урамы, 75 адресы буенча урнашкан бинасына капиталь ремонт ясаячаклар.

Бу максатларга республика бюджетыннан 300 миллион сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә дәүләт сатып алулары мәгълүматлары.

Подрядчикка төзелеш-монтаж эшләрен үткәрергә, инженер системаларын модернизацияләргә һәм тирә-юньне төзекләндерергә туры киләчәк. Шулай ук контракт яңартылган бина өчен җиһазлар, мебель һәм инвентарь сатып алуны да үз эченә ала. Капиталь ремонтны 2027 елның 1 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

КП Казань


Нет комментариев