Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан Дәүләт Советында республикада вакытны ике сәгатькә алга күчерергә тәкъдим иттеләр

Татарстан Дәүләт Советы утырышында КПРФ фракциясе депутаты Альберт Ягудин республикада вакытны ике сәгатькә алга күчерү инициативасы белән чыгыш ясады, хәтта бу мәсьәлә буенча референдум үткәрергә тәкъдим итте.

Инициатива авторларының алдан исәпләүләре буенча, вакытны мондый күчерү көндезге яктылык вакытын рациональрәк куллану исәбенә Татарстанга ел саен 140 миллион киловатт-сәгатькә кадәр электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ягудин сүзләренчә, сәгать поясын алыштыру халык сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясаячак: биологик ритмнарның социаль графикка туры килмәве аркасында стресс кимиячәк.

Искәртеп узабыз, ике ел элек бу мәсьәлә күтәрелгән иде, ләкин Татарстанның Мәскәү белән тирән икътисади бәйләнешләре сәбәпле вакытны күчерүдән баш тартканнар иде.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев