Татарстан Covid-19га уздырылган тестлар саны буенча топ-15 төбәккә керә
Бүгенге көндә республикада ПЦР-диагностика тикшеренүләренең 982,513е башкарылды.
Татарстан Республикасы Covid-19 да уздырылган тестлар саны буенча топ-15 регионга керә.
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Тест буенча без ПЦР-диагностика тикшеренүләренең максималь саны булган 15 субъектта калабыз. Бүгенгә суммар 982,513 тәшкил итә. Бүгенгә тестлаштыру 181,6 тәшкил итә. Исегезгә төшерәм, норматив күрсәткеч 150", - дип билгеләде Авдонина.
Ул тестларның 14 дәүләт, 5 шәхси медицина учреждениесендә, шулай ук ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгендә үткәрелүен искәртте.
Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда тәүлеккә 47 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада Covid-19 ның 8596 очрагы теркәлгән. 7644 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 38 кеше бөтен вакыт эчендә савыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев