Татарстан белем бирү кластерлары буенча Россия төбәкләре арасында лидер булып тора
2026 елның башына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектына Россиянең 79 төбәге кушылды. Бүгенге көндә ил буенча 300дән артык белем бирү-җитештерү кластеры эшләп тора. Татарстанда исә аларның саны – 22. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Профессионалитет» программасы студентларга чын заводлардагы кебек хәзерге заман җиһазларында белем алырга мөмкинлек бирә. Бу аларга чыгарылыштан соң озак вакыт стажировка үтмичә, эш урынына килеп, оста белгечләр белән беррәттән эшли башларга ярдәм итә. Шулай итеп, беренче көннән үк алар Татарстан икътисадына реаль өлеш кертә ала, – дип билгеләп үтте республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Проектны финанслауга гомуми 2,9 млрд сумнан артык акча юнәлтелде. Бу сумманың зур өлеше – 1,9 млрд сум – федераль бюджеттан бүлеп бирелде. Татарстан бюджеты 547,8 млн сум кертте, ә эш бирүчеләр үз өлешләре буларак 491,05 млн сум тәкъдим итте.
Белем бирү программалары 9 төп тармакны колачлый. Алар арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия сәнәгате, ягулык-энергетика комплексы, туризм, сәнгать, төзелеш һәм электротехник өлкәләр бар.
Татарстанның алдынгы урында булуы – төбәктәге көчле сәнәгать базасы нәтиҗәсе. Эре предприятиеләр, мәсәлән, «КАМАЗ», «Татнефть», «Агросила», «Алабуга» һәм башкалар, кластерларның актив партнерлары булып тора. Алар уку мәйданчыкларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү өчен үз акчаларын да сарыф итә.
«Профессионалитет» кластерларын үстерү Татарстанда 2022 елда башланды. Беренче адым – Алабуга политехник колледжы базасында «Машина төзелеше» юнәлешендәге кластер (АО «ОЭЗ ППТ «Алабуга» белән берлектә). Алга таба, 2027 елга республикада тагын 4 яңа белем бирү-җитештерү кластерын ачу планлаштырыла. Алар өчен нигез булып Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү техникумы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте хезмәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев