Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер
Татар кызы – таң йолдызы, Җуелмасын милли бизәк. Аң-белемле, тыйнак, зирәк, Сез булганда яшәр милләт. (Рәзинә Сәетгәрәева)
Әйе, милләтебезнең яшәеше, шигырь юлларындагыча, үз телебездә – татарча сөйләшкән, гореф-гадәтләребезне онытмаган, белемле кызларга бәйле. Чөнки алар булачак әниләр, балаларына үзебезчә тәрбия бирәчәк затлар.
Безнең рус телле шәһәребездә яшь буынга гаиләдән кала татар милли тәрбиясе бирерлек урыннар бармак белән санарлык һәм бүген сүзебез шуларның берсе – 5нче гимназиядә узган «Татар кызы» бәйгесе турында булыр.
Чын мәгънәсендә милли рухлы чара итеп оештырылган иде бу бәйге. Гимназиянең иҗат юнәлешендә хезмәт итүче педагоглар Гөлфия Лотфуллина һәм Ләйсән Мөкминова конкурсны «Аулак өй» форматында әзерләгән һәм аның мондый сценарий буенча барышы да бик үзенчәлекле булды. Кызлар әби һәм аның кызы янына кунакка җыелды, шунда үзләренең уңган-булганлыкларын, сәләтләрен, зирәклекләрен, татар халкының мәкаль-табышмаклары буенча да тапкырлык ларын күрсәтте, милли ризыклар, милли киемнәр турында тамашачыларга мәгълүмат җиткерделәр, җырладылар-биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, әбинең сандыгындагы бирнәләрен барладылар – гомумән, аулак өйнең хуҗабикәсе аларны бөтен яктан сынады. Татар кызлары берсе дә сынатып тормады, шуңа жюри әгъзаларына алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алырга бер дә җиңелләрдән булмады бугай, озак фикер алыштылар. Ахырда, бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән кызларга, осталык һәм зирәклек дәрәҗәләренә карап I, II, III урыннар бирелде, ә җиңүче – 6 А сыйныфы укучысы Сөмбел Әхмәтшина гран-при иясе булды.
– «Татар кызы» бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбия ләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә, – дип уртаклашты Гөлфия Равил кызы. – Бүгенге конкурсыбызда без боларның барысын да уңышлы кулландык, дип әйтеп була. Гимназиябез бу юнәлештә даими эш алып бара һәм милли тәрбияне шушындый рухтагы чаралар аша бирергә тырышабыз.
Афәрин, кызлар! Алга таба халкыбызның йөзе булырлык уңышларга ирешергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев