Татар эстрадасы җырчысының авыр көннәре: «Тормышымдагы үзгәрешләргә әзерләнергә тырышам»
Җырчы Лилия Хәйруллинаның борчу-мәшәкатьле көннәре икән.
Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Стресслы көннәрем. Рати бакчага китте. Беренче тапкыр калулар, баланың күз яшьләре, минем кайгыруларым… Бу юл аша инде ничә тапкыр үтсәм дә, моңа ияләшүе мөмкин түгел. Алайса: «Ярар, бакчага беренче балаң китми бит», – дип әйтүчеләр бар. Гомумән алганда, һава торышы алмашыну, иртә торулар һәм тормышымдагы башка үзгәрешләргә әзерләнергә тырышам. Безгә 2 яшь тә 2 ай. Кемдер баланы бакчага иртәрәк тә бирә. Мин үзем балалар бакчасына бөтенләй йөрмәгәнмен. Сарман районында әби белән бабайда яшәдем. Шуңа да 1нче сыйныфка кадәр русча сөйләшә белми идем диярлек. Әни булу җиңел түгел», – ди Лилия.
Лилия Хәйруллинаның өч баласы бар. Хәзер төпчеге дә балалар бакчасына киткән.
Чыганак:Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев