Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тәҗрибәле табиб Ильдар Зариповка лаеклы бүләк тапшырылды

Зеленодольск муниципаль районы ГТО тестлаштыру үзәге чыннан да зур һәм әһәмиятле эш башкара — спорт белән актив шөгыльләнеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән кешеләрне билгеләп үтә һәм хөрмәтли.

Бу юлы лаеклы бүләк стоматология клиникасы директоры, тәҗрибәле табиб Ильдар Әсхать улы Зариповка эш урынында ук тапшырылды. Бу аның һөнәри уңышларын гына түгел, спорт чараларында актив катнашуын да раслый.

Ильдар Зарипов — хезмәттәшләре һәм пациентлары өчен матур үрнәк. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше һәр кеше тормышында мөһим урын тота икәнен ул үз гамәлләре белән күрсәтә.

Ильдар Әсхать улын лаеклы бүләге белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 

Зеленодольск районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев